«Яңарыш» үзәгендә компьютер грамоталылыгы күнекмәләрен формалаштыралар

2023 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга компьютер грамоталылыгы нигезләрен һәм яңа мәгълүмат технологияләрен укыту өлкәннәр тормышына җайлашырга, дистанцион белем алу мөмкинлеге белән танышырга мөмкинлек бирә.

Бөгелмә шәһәрендә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә компьютер белеме буенча укулар уздырыла. Чаралар «Границ.Нет» компьютер грамоталылыгы нигезләре мәктәбе» проектын тормышка ашыру кысаларында оештырыла.

Дәресләрдә тернәкләнүчеләр текст, таблицалар, график редакторлар белән эшләргә, презентацияләр ясарга өйрәнәләр, Интернетта куркынычсыз эш нигезләре белән танышалар. Учреждениедә компьютер классы булу – информацион һәм танып белү процессларын формалаштыру, балаларны компьютер белән алдагы эшчәнлеккә психологик яктан әзерләү өчен яхшы база.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International