Мәҗбүри күченүчеләрнең 80 % диярлеге Татарстан икътисадында үзләрен тапкан

2023 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Алексей һәм Надежда Чирскийлар республикага 2022 елның апрелендә күчеп килгәннәр. Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге ярдәме белән алар икесе дә «Майский» теплица комбинаты» ҖЧҖгә эшкә урнашалар, анда Алексей электрик, ә Надежда – теплица эшчесе булып эшли. Уңышлы эшкә урнашуның мондый мисаллары аз түгел.

Бүген республикада Украина, Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожск өлкәсе, Херсон өлкәсе территорияләрен калдырып китүче һәм хәзерге вакытта Татарстан Республикасында торучы гражданнарга эшкә урнашуда ярдәм итү дәвам итә.

Әлеге гражданнар өчен вакытлыча урнаштыру һәм туклану өчен 11 пункт булдырылган, аларга шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре хезмәткәрләренең эшкә урнашу мәсьәләләре буенча консультатив ярдәме күрсәтелә. Социаль яклау органнары хезмәткәрләре гражданнарга бер тапкыр бирелә торган түләү алу өчен документлар рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча консультация бирәләр. Шулай ук мәҗбүри күченүчеләр өчен вакансияләр ярминкәләре, эш бирүчеләр белән очрашулар оештырыла.

Эшкә яраклы гражданнар саны 546 кеше тәшкил итә, шуларның 299 вакытлыча урнаштыру пунктларында яши.

Эшкә урнаштыруда ярдәм сорап 449 кеше мөрәҗәгать иткән. Алар арасында шулай ук эшләргә теләүче 12 инвалид һәм 39 пенсионер да бар.

8 февральгә 348 кеше эшкә урнаштырылган, бу эшкә урнашуга мохтаҗ гражданнар санының 77,5 % составляет тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International