«Өмет чаткысы» үзәгендә «Музыкаль калейдоскоп» проектын тормышка ашыру башланды

2023 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

«Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге Арча инвалидлар җәмгыяте белән берлектә «Музыкаль калейдоскоп» проекты белән гражданнар җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсында грант алучылар булды.

Февраль башыннан проектны тормышка ашыру башланды, команда төзелде, катнашу өчен балалар билгеләнде.

«Музыкаль калейдоскоп» проекты мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һәм яшүсмерләргә юнәлдерелгән. Проектының төп чаралары мөмкинлекләре чикләнгән балаларда музыка сәләтләрен үстерүгә, тавыш белән эксперимент ясау сәләтенә, уен коралларында уйнау аша балаларның музыкаль һәм иҗади сәләтләрен формалаштыруга, музыкаль эшчәнлек аша аралашу күнекмәләрен булдыруга юнәлдерелгән. Музыка уен коралларында уйнау хәрәкәтләрне координацияләүне, кул бармакларының вак моторикасын яхшыртырга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International