«Юлдаш» интернат-йорты коллективы район җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары белән очрашты

2023 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

8 февральдә Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында оешманың хезмәт коллективы Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова белән очрашты. Ул 2022 елда районның социаль-икътисади үсешенә йомгак ясады, 2023 елга планнар турында сөйләде.

2022 елда районда берничә социаль әһәмияткә ия программа тормышка ашырылды. Милли проектлар ярдәмендә шәһәрне һәм районны үзгәртү буенча зур эш башкарылды. Галина Задворнова халыкны социаль яклау, сәламәтлекне саклау, иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү мәсьәләләре буенча планлы рәвештә эш алып барылуын билгеләп үтте.

Ахырда Галина Юрьевна интернат-йорт коллективына агымдагы елда нәтиҗәле эш теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International