«Өмет чаткысы» үзәге дистанцион ата-аналар җыелышы оештырды

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә онлайн режимда чираттагы ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта катнашучылар бу чарага җаваплы карадылар һәм билгеләнгән вакытта онлайн-конференцияләр системасында элемтәгә чыктылар.

Үзәк директоры Гөлсинә Шәйхелисламова белгечләрнең һәм ата-аналарның уртак эшенә анализ ясады. Логопед-дефектолог Лемара Ганиева ата-аналарны теш щеткасы белән массаж ясарга өйрәтте. Музыка җитәкчесе Ляйсән Галиева өй шартларында тавышлы музыка кораллары ясау буенча мастер-класс үткәрде, ә шәфкать туташы-физиотерапевт Гөлчихрә Дулкарнаева балаларның чыныгуы һәм кышкы чорда иммунитетны күтәрү турында сөйләде.

Ата-аналар үзләрен борчыган сорауларны бирделәр. Тәҗрибә шуны күрсәтте: дистанцион ата-аналар җыелышлары – үзәк белгечләре һәм ата-аналар җәмгыяте арасында файдалы аралашу формасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International