Республиканың Арча районында һәр авыл җирлегендә традицион гражданнар җыеннары уза. Авыл җыены – авыл халкы һәм хакимият вәкилләре арасында үзенчәлекле күпер булып тора. Нәкъ менә шундый очрашуларда кешеләр үзләрен борчыган барлык сорауларны бирә, үз теләкләрен белдерә ала.
«Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Зөлфия Зыятдинова 17 гыйнвардан 3 февральгә кадәр районның Апаз, Наласа, Сеҗе, Шушмабаш һәм башка авыл җирлекләрендә үткән җыеннарда катнашты. Ул җыенда катнашучыларның сорауларына җавап бирде.