Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге администрациясе Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мәсәгыйтов белән берлектә тернәкләнүчеләрнең ата-аналары өчен «Полиционер» спектаклен карауны оештырдылар. Район боз сарае администрациясе хәйрия нигезендә автобус бирде.
Музыкаль комедияне әти-әниләр югары бәяләделәр. Спектакльнең сюжеты хәзерге тормышның төрле якларын чагылдыра, җәмгыятьнең һәм кеше мөнәсәбәтләренең проблемалы якларына кагыла.
Үзәктә тернәкләндерү курсы узучы балаларның әниләре аралашырга, уртак проблемалар турында фикер алышырга һәм көндәлек тормыштан берникадәр вакытка читләшергә мөмкинлек алдылар. Мондый ял итү практикасы ата-аналарның эмоциональ халәтенә уңай йогынты ясый, алар мораль яктан өстәмә ярдәм ала.