«Изгелек» үзәгендә өлкән буын кешеләренең тормыш сыйфатын яхшыртырга омтылалар

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

1 февральдә Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәт алучылар мастер-класста катнаштылар. Чара «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында, гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту максатыннан оештырылды.

Белгеч катнашучыларга тукымадан орнамент ясарга тәкъдим итте, ул киемнең дә, интерьерның да бизәлеш элементы була ала. Эш барышында катнашучылар бер-берсенә пычак һәм кисү предметлары белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен искә төшерделәр.

Орнамент ясау, шулай ук тукымалар белән эшләү вак моторика һәм психик процесслар үсешенә ярдәм итә, иҗади активлыкка кызыксыну уята.

Чарада дүрт кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International