Казанда социаль-интернат учреждениеләре педагоглары өчен мастер-класслар үткәрделәр

2023 елның 1 феврале, чәршәмбе

Россия Федерациясендә Педагог һәм остаз елы, шулай ук Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды социаль-интернат учреждениеләре педагоглары өчен сирәк, юкка чыга торган һөнәрләр буенча мастер-класслар оештырды һәм үткәрде. Чараларда Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют тәрбиячеләре Алевтина Павлова һәм Лилия Абдулкина да актив катнаштылар.

«Тузны сәнгати эшкәртү» мастер-классын Пермь краеның халык остасы Валентина Петухова үткәрде. Беларусь Республикасының Халык иҗаты осталары берлеге әгъзасы Ирина Кухтина салам үрү традицияләре турында сөйләде. Осталар үзләренең уникаль эшләрен бик теләп күрсәттеләр. Мастер-классның һәр катнашучысы илһамланып эшне күзәтте, барысы да осталар артыннан кабатларга тырышты.

«Хыял» приюты белгечләре алган белемнәрен балалар белән эшләүдә кулланырга ниятли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International