30 гыйнварда Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Наталья Белова «Яраткан әкият геройлары» дигән викторина уздырды. Чараның максатлары балаларда әкиятләр турында белемнәр формалаштыру, укуга кызыксыну уяту, күзаллауны киңәйтү иде.
Дәрес барышында разминка үткәрелде, балалар табышмакларга җавап бирделәр, уен күнегүләре башкардылар. Шулай ук үзәктә тәрбияләнүчеләр яраткан әкият геройларын ясадылар һәм рәсемнәр күргәзмәсе оештырдылар.
Дәрес нәтиҗәсендә балаларның халык иҗаты турында белемнәре тирәнәйде, танып белү активлыгы барлыкка килде.