Бүген Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ярмалар белән уен дәресе уздырылды. Балалар ярмаларның төрләре белән таныштылар, бер ярманы икенчесеннән аерырга өйрәнделәр, ботка пешерү серләрен белделәр.
Мондый уеннар файдалы һәм кызыклы. Алар психик үсешкә, сөйләм, фантазия үсешенә файдалы йогынты ясый. Шулай ук мондый дәресләр иҗатка сәләтне стимуллаштыра, балалар тискәре эмоцияләрдән, стресслардан арына.