Татарстаннан мәктәп укучысы бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр арасында

2023 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

Россия Федерациясенең Иҗтимагый палатасында Ростов өлкәсен азат иткән Бөек Ватан сугышында катнашучыларга багышланган акциянең башлангыч йомгаклары игълан ителде.

Сугышчан юлы Дон крае белән бәйле Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тормышын иң яхшы тикшерүчеләр арасында Әлмәттән Диана Галәветдинова бар.

Диана өчен Дон краеның азатлык тарихы мәңгегә гаилә тарихы белән бәйле. Аның бабасы, Лениногорск районы Кирлегәч авылында туып-үскән Галимҗан Газимҗанов, Иделдән Одерга кадәр сугышчан юл үтә, Сталинград астында чак үлми, «Кенигсбергны алган өчен» медале белән бүләкләнә. Ә сугыштан соң ул озын гомер кичерә, хезмәт куя.

«Мин бабам белән горурланам. Минем өчен ул үрнәк, һәм мин балаларым һәм оныкларым аның турында, Бөек Ватан сугышы вакытында халкыбызның батырлыгы турында белсен өчен барысын да эшләргә тырышачакмын», – үзенең конкурс эшен Диана шундый сүзләр белән тәмамлаган.

Тикшеренү эшләре белән проект операторы төркемендә танышырга мөмкин (https://vk.com/glorygallery).

«Дон. Дорога фронтовая» конкурсында катнашу өчен гаризаны 2023 елның 23 мартына кадәр бирергә мөмкин (нигезләмә: https://disk.yandex.ru/d/ROal6dXj_MjSWg). Конкурска нәтиҗәләр этаплап ясала. Соңгы нәтиҗәләр агымдагы елның май аенда игълан ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International