Шушы көннәрдә Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Алия Нигъмәтҗанова «Минем кыйммәтләр» дигән тренинг дәресе үткәргән иде. Анда социаль куркыныч төркеменә керүче 13 балигъ булмаган бала катнашты.
Чара 3 нче социаль участокта узды. Балигъ булмаганнар кыйммәтләр турындагы белемнәре белән уртаклаштылар, үзләренең тормыш кыйммәтләре турында сөйләделәр, шәхси потенциалны ачуга ярдәм итүче күнегүләр башкардылар. Ахырда балалар ышаныч телефонының эш принциплары турында әңгәмә үткәрелде.
Дәрес «Балигъ булмаганнар арасында суицидны профилактикалау» программасы кысаларында оештырылды.