Алабуга интернат-йортында шигъри кичә

2022 елның 23 декабре, җомга

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында шагыйрә, Россия Язучылар берлеге әгъзасы Мария Прохорова белән очрашу узды.

Мария Прохорова Лениногорск музыка-сәнгать педагогия училищесын кызыл диплом белән, Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга филиалын тәмамлаган. 9 яшеннән шигырьләр яза башлый. Ул шулай ук татар һәм инглиз телләреннән шигырьләр тәрҗемә итү белән дә шөгыльләнә.

Очрашу башында Мария үзе, үзенең иҗаты турында сөйләде. Аны төрле темалар кызыксындыра: туган як табигате, балалар шуклыгы, мәхәббәт һәм дуслык. Очрашу барышында Мария үз шигырьләрен укыды. Катнашучыларга буриме уены бик ошады: өлкәннәр сүз атады, ә берничә минуттан кунак билгеле темага шигырь уйлап чыгарып укыды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International