«Кама таңнары» приютында тәрбияләнүчеләрне хокук бозуларсыз яшәргә өйрәтәләр

2022 елның 23 декабре, җомга

Хокук бозуларны профилактикалау – Менделеевск муниципаль районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты педагогларының мөһим эш юнәлешләренең берсе. Учреждениедә төрле чаралар үткәрелә: әңгәмәләр, тренинглар, түгәрәк өстәлләр, фильмнар күрсәтү.

Тәрбияләнүчеләрнең хокукый культурасы дәрәҗәсен күтәрү аша яшүсмерләр арасында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалау максатыннан 21 декабрьдә «Җинаять, хокук бозу һәм җаваплылык» уены уздырылды. Балалар «Үз иленең гражданины», «Безнең мәктәп», «Җаваплылык төрләре», «Әкият геройлары» һәм «Төп сүз» станцияләре буенча сынаулар уздылар. Ике команда да төркемнәрдә бердәм һәм нәтиҗәле эшләде. Жюри командаларның җавапларын бәяләде. Уенда катнашучыларның барысы да татлы призлар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International