«Минем Ватаным – Татарстан» балалар рәсемнәре конкурсына йомгак ясалды

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

«Минем Ватаным – Татарстан» исемле Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре арасында балалар рәсемнәре конкурсына йомгак ясалды.

Конкурста Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы 57 дәүләт социаль хезмәт күрсәтү учреждениесеннән балалар катнашты.

Конкурска барлыгы 266 рәсем тәкъдим ителгән иде. Һәр рәсем экспертлар тарафыннан сәнгать сыйфаты, тематикага туры килү, иҗадилык, сюжетның оригинальлеге кебек критерийлар буенча бәяләнде.

Экспертларның бәяләве нәтиҗәләре буенча «Минем Ватаным – Татарстан» конкурсында җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде.

«Минем яраткан ягым» номинациясендә:

1 урын – Селиванов Дамир Васильевич, Алабуга муниципаль районы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге;

2 урын – Галанский Данис Николаевич, Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты;

3 урын – Рәхимуллин Радель Фаил улы, Казан шәһәренең «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге.

«Ватанымның күренекле кешеләре» номинациясендә:

1 урын – Кузнецова Татьяна Юрьевна, Яшел Үзән муниципаль районы «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты;

2 урын – Сәйфетдинов Алмаз Ринат улы, Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге;

3 урын – Иванова Дарья Вадим кызы, Менделеевск муниципаль районы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты.

«Киләчәк шәһәре» номинациясендә:

1 урын – Григорьева Светлана Александровна, Баулы муниципаль районы «Шатлык» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге;

2 урын – Антонов Владимир Станиславович, Түбән Кама муниципаль районы «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты;

3 урын – Красноперец Егор Михайлович, Минзәлә муниципаль районы «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты.

Конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

Конкурста катнашучыларның рәсемнәре «Фоторепортажлар» бүлегендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International