Адель Мөбәрәкшин ТР Яшь гражданнары форумында катнашучылар белән очрашты

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Кичә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән «Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы» төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган IX Яшь гражданнар форумы булып узды.

Форум яшь гражданнарның Татарстанның яшьләр сәясәтен формалаштыруда һәм гамәлгә ашыруда актив катнашу өчен шартлар тудыруга, балалар һәм яшүсмерләр проблемаларын ачыклауга һәм хәл итүгә, шулай ук балалар инициативаларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Мөбәрәкшин Адель Рәфыйк улы форумның «Социаль яклау һәм волонтерлык эшчәнлеге» секциясендә катнашучылар белән аралашты.

Очрашу кысаларында активистлар үз тәкъдимнәрен һәм проектларын тәкъдим иттеләр, шулай ук Министрлык эшчәнлеге белән таныштылар.

Фото: «Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы» төбәк иҗтимагый оешмасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International