2023 елның гыйнварында эшләми торган көннәр турында аңлатмалар

2022 елның 21 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче статьясы нигезендә 1, 2, 3, 4, 5, 6 8 гыйнвар – Яңа ел каникуллары һәм 7 гыйнвар – Раштуа бәйрәме эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала.

2023 елда 1 һәм 8 гыйнвар эшләми торган бәйрәм көннәре ял көннәренә туры килә. РФ Хезмәт кодексының 112 статьясындагы 2 өлеше нигезендә, 2023 елда ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрен рациональ файдалану максатларында, «2023 елда ял көннәрен күчерү турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 29 августындагы 1505 номерлы карары белән ял көннәре күчерелде:

1 гыйнвар якшәмбедән 24 февраль җомгага,

8 гыйнвар якшәмбедән 8 май дүшәмбегә.

Шулай итеп, 2023 елда биш көнлек эш атнасында 1-8 гыйнвар ял көннәре булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International