Төрле һөнәрләрне өйрәнү өчен Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә төрле алымнар кулланыла. Әйтик, кичә өй кондитеры Илүзә Абдуллина тернәкләнү узучылар өчен Яңа ел прәннекләрен бизәү буенча мастер-класс үткәрде.
Чара прәннекләр бизәү традицияләре белән танышудан башланды. Аннары оста прәннекләр бизәүне күрсәтте. Прәннекләр бик матур килеп чыкты, балалар үз хезмәтләре нәтиҗәсеннән канәгать калдылар.
Хезмәт буенча инструктор Гөлнара Салихҗанова сүзләренчә, мондый мастер-класслар балаларның иҗади сәләтләрен үстереп кенә калмый, аларны традицияләр белән дә таныштыра, һөнәрнең үзенчәлекләре турында да белергә мөмкинлек бирә.