«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Буа районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Галотерапия» социаль технологиясе буенча эш дәвам итә. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече «Скала» тоз лампасын кулланып өйдә социаль хезмәт алучылар арасында сәламәтләндерү дәресләре үткәрә. Үзәк хезмәткәре аларга тоз лампасының эш принцибын, файдалы үзлекләрен, куллануга күрсәтмәләрне һәм куллану кагыйдәләрен аңлата.
Тоз лампасы бронхиаль астма, бронхит, ринит, фарингит, ОРВИ профилактикасына файдалы йогынты ясый. Шулай ук тоз лампасы искиткеч яктырткыч та. Ул чыгарган йомшак, матур җылы яктылык тынычландыра. Социаль хезмәт алучылар тозлы лампадан рәхәтләнеп файдаланалар һәм өлкән яшьтәге кешеләргә игътибар һәм кайгыртучанлык өчен рәхмәт белдерәләр.