«Веста» социаль ярдәм үзәгендә гаиләдә хокукый мөнәсәбәтләр турында сөйләштеләр

2022 елның 20 декабре, сишәмбе

Балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны профилактикалау эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ольга Плаксина балалар һәм яшүсмерләр арасында «Хокукый белемнәр нигезе» курсыннан «Гаиләдә хокукый мөнәсәбәтләр» дигән төркемле чара уздырды.

Башта балалар гаилә белән бәйләнгән сүзләрне яздырдылар. Аннары дәрестә катнашучылар гаиләнең ата-аналарга, балаларга, дәүләткә нәрсә бирүе турында фикер алыштылар. Белгеч балаларга гаилә әгъзаларының хокукый бәйләнешенең нәрсә икәнен, никахлашу һәм аерылышу ничек барганын аңлатты. Бергәләп ир белән хатынның, балаларның һәм ата-аналарның хокукларын һәм бурычларын карадылар.

Катнашучылар гаилә – теләсә кайсы җәмгыятьнең төп кыйммәте дигән нәтиҗә ясадылар. Чарада балигъ булмаган биш бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International