Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында балалар җәмгыятендә үз-үзеңә кул салу һәм мәрхәмәтсез мөгамәлә профилактикасы максатыннан даими рәвештә психологик белем бирү чаралары уза.
19 декабрьдә педагог-психолог Любовь Тимургалиева «Әкиятләр мастеры» метафорик ассоциация карталарын кулланып, планлы тренинг дәресе үткәрде. Сайланган карталарга таянып, балалар үзләренең тормышта ярдәм итә торган уңай сыйфатлары турында хикәяләр төзеделәр. Катнашучылар иптәшләрнең хикәяләрен кызыксынып тыңладылар, бер-берсенә киңәшләр белән ярдәм итәргә тырыштылар.