ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла. Бөгелмә муниципаль районы һәм Казан шәһәре предприятиеләрендә хезмәт хакы буенча бурычлар түләнде.
Шулай итеп, «Бөгелмә сөт комбинаты» ҖЧҖ 61 хезмәткәр алдындагы гомуми суммасы 681,1 мең сум булган бурычын каплады.
Казан шәһәренең «КРК Групп» ҖЧҖ 34 хезмәткәргә 1 945,3 мең сум акча түләгән.
Шулай ук Казан шәһәренең «Статус – Групп 21» ҖЧҖендә хезмәт хакы буенча бурыч өлешчә түләнгән. Оешма 1 хезмәткәргә 43 мең сум түләгән.