Менделеевск районында «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында ата-аналар өчен «Кызыгызны яки улыгызны «юк» дип әйтергә ничек өйрәтергә?» дигән чираттагы чара узды.
Социаль педагоглар һәм приют педагог-психологы ата-аналар белән авыр һәм куркыныч хәлләрдә баш тарта алмауның сәбәпләре турында фикер алыштылар. Тәрбияләнүчеләрнең ата-аналарына бирелгән белешмәлекләрдә барлык кирәкле мәгълүматлар да язылган.