Тәтеш интернат-йортында гериатр кабул итә

2022 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына үзәк район хастаханәсе табиблары килде.

14 декабрьдә гериатр һәм онкологлар паллиатив медицина ярдәменә мохтаҗ пациентларны ачыклау максатыннан социаль хезмәт алучыларга медицина тикшерүе үткәрделәр. Паллиатив медицина ярдәме кирәк булган социаль хезмәт алучыларны карау озак вакыт карау системасының состав өлеше.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча пенсионерларга тиешле дәвалау курслары билгеләнәчәк. Белгечләр шулай ук өлкән кеше организмына хас булган төрле авыруларны профилактикалау буенча киңәшләр бирделәр.

Белгечләр тарафыннан медицина тикшерүен 25 социаль хезмәт алучы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International