Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Инвалидлар декадасының соңгы чарасы мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында район спартакиадасында катнашу булды. Ул шәһәрнең җиңел атлетика манежында узды һәм инвалидлар арасында физик культураны һәм спортны популярлаштыруга юнәлдерелгән иде.
Катнашучылар 60 метрга йөгерү, урыннан озынлыкка сикерү, кулларны бөкләү-турайту буенча ярышларда көч сынаштылар. Армрестлинг, пауэрлифтинг һәм гер спорты буенча алабугалылар үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча интернат-йортта тәрбияләнүче Константин Лисин пауэрлифтинг буенча өченче урынны алды. Марат Хөснуллин белән Сергей Ложкин да уңышлы чыгыш ясадылар. Социаль хезмәт алучылар үз яшь категориясендә ир-атлар арасында беренче, икенче һәм өченче урыннарны яуладылар.
Барлык җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.