Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге бүлегендә катнашучылар өчен сабын ясау буенча мастер-класс уздырды.
Балалар сабын барлыкка килү тарихы, кеше тормышында аның әһәмияте, косметик майларның файдалы үзлекләре турында сөйләделәр. Приютта тәрбияләнүчеләр сабын әзерләү этапларын күрсәттеләр. Аннары һәрбер катнашучы н хуш исле табигый сабын ясады.
Чара ахырында катнашучылар үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар.