Арча район мәдәният йортында «Мин яратам сине, тормыш!» сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр катнашында концерт узды. Чара инвалидлар ункөнлеген япты.
Концертта «Луч–2022. Хис итә белгән кешеләр» Бөтенроссия фестиваль-конкурсы дипломанты – «Позитифф» дуэты чыгыш ясады. «Шәфкать үзәге» комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләрен алучылар Тимур Солтанов һәм Рәфис Галиев «Районнар-кварталлар» җырын башкардылар. Тамашачылар бик теләп кушылып җырладылар һәм алкышладылар.