Инвалидлар декадасы кысаларында Менделеевск районы «Өмет яры» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә чаралар циклы уздырылган иде.
Көндезге төркемдәгеләр белән бүлек белгечләре «Театр бөтен кеше өчен» инклюзив театр лабораториясенең «Беренче адым ясарга» дигән спектаклен карадылар.
Шулай ук 1 декабрьдән 9 декабрьгә кадәр учреждение фойесында мөмкинлекләре чикләнгән балаларның «Чиксез талантлар» иҗади эшләре күргәзмәсе оештырылды. Иң актив һәм иҗади балаларның эшләре учреждениенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битендә һәм учреждение сайтында урнаштырылган.
Балаларда коммуникатив күнекмәләр, тирә-юньдәгеләргә толерант мөнәсәбәт формалаштыру, җәмгыятьтә социальләштерү максатыннан бүлек белгечләре «Бер-беребезгә йөрәгебезне ачыйк» дигән мастер-класс үткәрделәр. Дәрес барышында социаль хезмәт алучылар кул астындагы материаллардан сувенирлар ясадылар.