Кичә ТР Актаныш муниципаль районында Инвалидлар декадасы кысаларында «Игелек марафоны» тәмамланды. Марафон нәтиҗәләре буенча 2 млн сумнан артык акча җыелган. Акча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дарулар сатып алуга һәм дәвалану узуга тотылачак.
«Игелек марафоны»нда Актаныш районы җитәкчеләре, эшмәкәрләре һәм халкы катнашты.
Исегезгә төшерәбез, узган ел «Игелек марафоны» кысаларында җыелган акчалар ярдәмендә 136 мөмкинлекләре чикләнгән актанышлы төрле ярдәм алган.