Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Инвалидлар декадасында «Чиксез мөмкинлекләр бәйрәме» инклюзив театральләштерелгән мәйданчык» дигән иҗади проект тормышка ашырылган.
Тернәкләндерү үзәге коллективы һәм «Большая игра» тренинг үзәгенең «Твори добро» инициатив төркеме тамашачыларга заманча әкият-мюзикл тәкъдим иттеләр, анда үзәктә тәрбияләнүчеләр, ата-аналар, педагоглар, иганәчеләр һәм бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре бергәләп сәхнә осталыгын күрсәттеләр.
Музыкаль әкият – битараф булмаган иҗат кешеләренең бөтен командасының хезмәте нәтиҗәсе. Кул белән костюм тегү һәм комплектлар ясау оештырылган иде. «LAMPA SOUND» профессиональ студиясендә 12 музыкаль композиция яздырылган иде. Геройның бер җырын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Махеев» Хәйрия фондын гамәлгә куючы Леонид Барышев башкарды.
Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары: «Аристей» ҖЧҖ генераль директоры Сергей Клюшин, «Джошкуноз Алабуга» ҖЧҖ хокук һәм корпоратив мәсьәләләр буенча директоры Рәзинә Шишкина һәм Алабуга шәһәр Советы депутатлары: «Татнефть» ГАҖ профсоюз оешмасы рәисе Марс Зәкиев, «Эссен Продакшн» АҖ генераль директоры урынбасары Илшат Шәйморатов. Алар үзәккә балалар һәм яшүсмерләрне социаль-мәдәни тернәкләндерү җиһазлары алуга сертификатлар бүләк иттеләр.
Үзәк директоры Галина Калашникова чарада катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм хезмәттәшлек итәргә һәм иң кыю һәм амбициоз проектларны гамәлгә ашырырга әзер булуын хәбәр итте.