8 декабрьдә Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Инвалид балалары булган гаиләләргә ярдәм итү» дигән темага түгәрәк өстәл уздырылды. Чарада социаль яклау органнары, ТР буенча Россия Пенсия фонды бүлеге һәм РФ Социаль иминият фондының ТР буенча идарәсе вәкилләре катнашты.
Чараның максатлары – халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру, Россия Федерациясендә булган ташламалар һәм социаль хезмәтләр турында мәгълүмат бирү.
Түгәрәк өстәл кысаларында белгечләр үз компетенцияләренә кагылышлы төрле темаларга чыгыш ясадылар. Шифаханә дәвалау тәртибенә аерым игътибар бирелде. Докладчылар җыелганнарның сорауларына җавап бирделәр, аларга күп кенә сорауларны аңларга ярдәм иттеләр.