Түбән Кама районының «Веста» үзәгендә волонтерларны хөрмәтләделәр

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

5 декабрьдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре Марта Камалова һәм Ләйсән Сунеева «Волонтер – ул яшәү рәвеше!» йомгаклау чарасы уздырдылар. Чараның максаты – волонтерлык эшчәнлеген үстерү һәм ирекле ярдәмчелек культурасын формалаштыру.

Волонтерлар белән эш үзәктә «Осталык баскычы» социаль технологиясе кысаларында башкарылды. Ел дәвамында булачак волонтерлар өчен укыту дәресләре узды, аларда алар социаль ярдәм үзәге эшчәнлегенең үзенчәлекләре белән таныштылар, ирекле эшчәнлектә катнашу өчен кирәкле сәләтләрен үстерделәр, командада эшләргә, башкаларга ярдәм итәргә өйрәнделәр.

«Шәфкатьлелек буыны» отряды волонтерлары төрле юнәлешләр буенча эшкә җәлеп ителде: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны профилактикалау, патриотик тәрбия бирү, мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләнүче гаиләләргә кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтү, ялгыз өлкәннәргә ярдәм итү. Чаралар үткәрү формасы буенча төрле иде: квестлар, спорт марафоннары, бәйрәм чаралары, мастер-класслар, социаль-анимацион чаралар, акцияләр.

2022 елда 20 волонтер бала белән берлектә төрле юнәлештәге 25 социаль-мәдәни чара һәм акция үткәрелде. Чараларда 245 кеше катнашты, шуларның 25 – инвалид балалар һәм 6 – өлкәннәр.

Волонтерларга «Веста» үзәге директоры вазифаларын башкаручы Наталья Храмова рәхмәт белдерде. Ул балаларга рәхмәт хатлары һәм кечкенә бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International