2 декабрьдә Мәскәүдә, РФ Хөкүмәт Йортында, Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган Күрү сәләте начар булган кешеләрнең бөтенроссия әдәби эшләре конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде. Конкурс РФ Хөкүмәте каршындагы Попечительлек һәм социаль өлкә мәсьәләләре буенча совет ярдәме белән узды.
Конкурска Россиянең 55 төбәгеннән 159 эш килгән. Алар арасында танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре кергән жюри әгъзалары 10 финалистны сайлады. Җиңүчеләр унлыгына Казаннан ике кеше – Сукырлар һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәгенең социаль педагоглары Марина һәм Алексей Пижонковлар керде. Тантанада РФ Хөкүмәте Вице-премьеры Татьяна Голикова һәр призерны котлады һәм җиңүче дипломы белән бүләкләде.
Актер һәм режиссер Сергей Безруковның чыгышы тантананың иҗади бизәге булды. Актер Марина Пижонкованың шигырен дә укыды.