«Яңарыш» үзәгендә балаларны инвалидларга игътибарлы булырга өйрәтәләр

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Бөгелмә шәһәрендәге «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Без бергә» дигән тематик чара уздырылды. Аның максаты инвалидларга һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә кешелекле караш формалаштыру иде.

Чара кысаларында балаларга сәламәтлек буенча чикләүләр булган күренекле рәсем, музыка, әдәбият, фән, сәясәт эшлеклеләре турында сөйләделәр. Батырлык үрнәге булган тормыш тарихларын тыңлап, балалар беркайчан да бирешмәскә, үз максатыңа барырга кирәк дигән нәтиҗәгә килде.

Ахырда «Дима турында» мультфильмын карадылар, ул балаларны һәм өлкәннәрне тирә-юньдәгеләргә аңлау һәм толерантлык белән карарга, әдәпле булырга, дуслыкны кадерләргә өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International