Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Леонтьев белән бергә алар өлкәннәрне котладылар, аларга ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм тыныч күк йөзе теләделәр.
Район мәдәният йорты артистларының бәйрәм концертын бергәләп карадылар, чәй табыны артында әби-бабайлар белән сөйләштеләр. Илдар Ногманов ТР Дәүләт хезмәтләре порталы турында сөйләде һәм яшәүчеләргә компьютер грамоталылыгын өйрәнергә, көндәлек тормышта сервис мөмкинлекләрен киң кулланырга киңәш итте.
Интернат-йорт җитәкчесе Залина Лизунова кунакларга тернәкләндерү җиһазлары һәм иҗат эшләре күргәзмәсен күрсәтте, учреждениенең казанышлары белән таныштырды, «Демография» илкүләм проекты кысаларында озак вакыт карау системасын кертү турында сөйләде.