Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында инвалидлар декадасы «Коргузинские девчата» һәм «Патрикеевские молодцы» вокаль ансамбльләренең концерты белән дәвам итте. Солистлар социаль хезмәт алучылар өчен чын бәйрәм оештырдылар.
Сәгать ярым вакыт бер мизгел кебек узды. Интернат-йортта яшәүчеләр чарадан бик канәгать калдылар, һәр артистны көчле алкышлар белән каршы алдылар. Кашыкта уйнаучы аларга аеруча ошады. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, интернат-йортта социаль хезмәт алучылар төрле музыка коралларында уйный торган тавыш оркестры бар.
Практика күрсәткәнчә, шатлык терапиясе социаль хезмәт алучыларга һәрвакыт файдалы эффект бирә. Алда – инвалидлар декадасы кысаларында яңа кызыклы очрашулар.