Анимацион фильмнар җитештерү аша балаларның рухи, интеллектуаль һәм иҗади өлкәсен баету максатыннан чираттагы «Милли мультFest» республика кинофестивале узды. Фестивальнең бурычларына татар телен саклау һәм үстерү, халыкның рухи-әхлакый, мәдәни кыйммәтләрен тәрбияләү керә.
Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре дә конкурста актив катнашты. Алар балалар белән бергә «Хәйләкәр казлар» әкиятен яздылар, пластилиннан геройларны ясадылар, анимацион фильм төшерделәр һәм яңгыраттылар. Тәрбиячеләр Алинә Сабирова һәм Алия Сабирова җитәкчелегендә башкарылган эш «Иң күңелле анимацион фильм» номинациясендә иң яхшысы дип танылды.
«Өмет чаткысы» үзәге белгечләре үзләре өчен эштә яңа юнәлеш ачтылар һәм хәзер аны даими нигездә кертү өстендә актив эшлиләр.