Кичә, 5 декабрьдә, Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә мәртәбәле кунаклар булып китте. Учреждениедә Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов һәм шәһәр Советы депутаты Людмила Мусаева булдылар.
Инвалидлар декадасы кысаларында үзәк хезмәткәрләре тарафыннан чикләнмәгән мөмкинлекләр фестивале оештырылды. Балалар иҗат номерлары белән чыгыш ясадылар, фестивальдә катнашучылар дипломнары, иганәчеләрдән бүләкләр алдылар.
Кунаклар фестивальнең югары дәрәҗәдә оештырылуын һәм тернәкләндерү процессында социаль-мәдәни чараларның мөһимлеген билгеләп үттеләр.
Соңыннан мөхтәрәм кунаклар өчен «Астра» үзәге буенча экскурсия оештырылды. Директор Галина Калашникова үзәкнең иң яхшы тәҗрибәләрен һәм казанышларын санап үтте.