«Юлдаш» интернат-йортында өстәл уеннары буенча мини-чемпионат уздырдылар

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

2 декабрьдә Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты өстәл уеннары буенча мини-чемпионатка чакырылган инваспортчыларга ишекләрен ачты. Чарада, интернат-йортта яшәүчеләрдән тыш, Психик бозулар булган гражданнар өчен билгеләнгән Чистай интернат-йорты, «ТР инвалидлар җәмгыяте» Чистай шәһәр оешмасы вәкилләре катнашты.

Чара мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында адаптив спорт төрләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Ярышлар адаптив физкультура буенча инструктор Ринат Ипаров җитәкчелегендә узды. Спорт ярышлары арасындагы тәнәфесләрдә катнашучылар музыкаль номерлар башкарды.

Чемпионат нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде.

Кульбутто:

1 урын – Илья Патыев,

2 урын – Зиннәтулла Мәсгутов,

3 урын – Фәридә Яруллина.

Шаффлборд:

1 урын – Ленар Минһаҗев,

2 урын – Марина Липатова,

3 урын – Надежда Мальцева.

Джакколо:

1 урын – Марат Нәбиев,

2 урын – Алексей Васин,

3 урын – Диана Меннянова.

Команда зачетында «Юлдаш» интернат-йорты карамагындагылар алтын, көмеш һәм бронза медальләр яуладылар. Җиңүчеләр грамоталар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International