Татарстанда хезмәт хакы буенча бурычларны түләү эше дәвам итә

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстанның Алабуга районында хезмәт хакы бурычлары кайтарылган, ә Лениногорск һәм Бөгелмә районнарында бурычлар өлешчә түләнгән.

Алабуга районының «Энергосервиспоставка» ҖЧҖ 1 хезмәткәргә 189,3 мең сум бурыч түләгән.

Лениногорск районы «Спецстройсервис» ҖЧҖ хезмәт хакы буенча 281,8 мең сум бурычны 798 кешегә кайтарды.

«Племрепродукт» ҖЧҖ 38 хезмәткәр алдындагы гомуми суммасы 1 049,1 мең сум булган бурычын каплады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International