Әлмәттә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

2 декабрьдә Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге барлык теләүчеләр өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсен оештырды. Чара оборона-сәнәгать комплексы, кече һәм урта бизнес предприятиеләрен кирәкле кадрлар белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән иде.

Ярминкә гарантияле әңгәмә форматында узды. Чарада Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш өлешеннән эш эзләүчеләр, шулай ук Әлмәт муниципаль районы авыл җирлекләрендә яшәүчеләр катнашты. Чарада актив катнашкан студентлар өчен һөнәри юнәлеш бирүче тестлар оештырылды. Аларга киләчәк һөнәр белән бәйле фәннәр һәм курслар тәкъдим ителде.

Барлык катнашучылар өчен дә файдалы интернет-ресурслар әзерләделәр: эш бирүче алдында үзпрезентацияне ничек нәтиҗәле үткәрергә, ничек яхшы резюме төзергә һ. б.

Чарада «Радиоприбор» Әлмәт заводы» ААҖ, «Римера-Алнас» ҖЧҖ, «ВМЗ» АҖ филиалы, «Алсу» Әлмәт оек-оекбаш фабрикасы филиалы, «Баулюкс» ҖЧҖ, «ТМС групп» ҖЧҖ, «ТаграС-ТрансСервис» ҖЧҖ, «Таттелеком» ГАҖ, «Фуд-Сервис» ҖЧҖ, «Снежинка» ҖЧҖ, ШЭ Алленов П. В. катнаштылар. Эш бирүчеләр түбәндәге белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим иттеләр: станоклар һәм слесарьлар контролеры, радиоэлектрон аппаратура көйләүчесе, тегүче, сату буенча менеджер, йөк төяүче, слесарь, инженер, официант, администратор, сатучы-кассир һ. б.

Вакантлы эш урыннары ярминкәсенә 179 кеше килгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International