Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Әниләр көне узды. Балаларның әти-әниләре өчен татар эстрадасы йолдызлары – Татарстан Республикасының атказанган артисты Булат Нигъмәтуллин һәм Татарстан Республикасының халык артисты Рәсим Низамов катнашында бәйрәм концерты оештырылды.
Әниләр күңел ачу программасын караган вакытта балалар мастер-класста катнаштылар. Аны «Здравушка» педагоглары «Олимп» балалар иҗат үзәге белгечләре белән берлектә оештырдылар.
Чара гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга һәм аналык институтының әһәмиятен арттыруга юнәлдерелгән иде.