«Исток-Башлангыч» үзәгендә «Үзгәрешләр җиле» технологиясе тормышка ашырыла

2022 елның 2 ноябре, чәршәмбе

31 октябрьдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Снежанна Горбунова мәчеткә экскурсия оештырды. Чара «Үзгәрешләр җиле» социаль технологиясен тормышка ашыру кысаларында уздырылды, ул балигъ булмаганнар арасында кабат хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтүгә юнәлдерелгән.

Экскурсия барышында «Ихлас» мәчете хәзрәте чарада катнашучыларны халык мәдәнияте, мәчет архитектурасы, мөселманнарның гореф-гадәтләре белән таныштырды. Катнашучылар мәчетнең ничек оештырылганын, ни өчен мөселманнар өчен изге гыйбадәтханәгә кергәндә аяк киемнәрен салырга кирәклеген, дини бәйрәмнәрнең ничек узуын белделәр.

Балалар бик күп сораулар бирделәр. Экскурсия эчтәлекле һәм кызыклы булып чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International