Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә әдәби сәяхәт рәвешендә «Балалар фольклоры иле» исемле танып-белү чарасы уздырылды.
Тәрбияләнүчеләр заманча әдәбият чыганагы булган фольклор иленә сәяхәт кылдылар. Балалар рус халык һәм балалар фольклоры йолалары, традицияләре һәм жанрлары белән таныштылар. Сәяхәт барышында балалар фольклорының төрләре һәм эчтәлеге турында белделәр, бишек җырлары тыңладылар. Балалар рәхәтләнеп табышмаклар чиштеләр, тизәйткечләр әйттеләр, мәкаль һәм әйтемнәрне дәвам иттеләр, кечкенәдән үк таныш булган юаткычлар, әкиятләрне искә төшерделәр.
Тәрбияче Филсинә Гарәфиева билгеләп үткәнчә, мондый чаралар балаларда рус халык тарихына һәм мәдәниятына, халык авыз иҗатына карата кызыксыну уята, күзаллауларын үстерә, үз халкына карата хөрмәт хисе, Ватанга һәм аның милли традицияләренә мәхәббәт тәрбияли.