«Җаваплы ата-аналар мәктәбе» программасы буенча «Бергә бәхетле» клубы кысаларында Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Наталия Кудряшова ата-аналар белән чираттагы дәрес үткәрде. Чараның темасы – «Гаиләдә гармонияле мөнәсәбәтләр үстерү».
Дәрес «Мин сезгә кояш бүләк итәм» күнегүе белән башланды. Ул төркем әгъзалары арасында эмоциональ дистанцияне киметергә мөмкинлек бирде. Аннары «Ата-аналарның һәм балаларның мөнәсәбәтләрен төзәтү» дигән мини-лекция укыдылар. Ата-аналарны үз-үзеңә тиешле бәя бирү, үзеңнең тәрбия мөмкинлекләреңә ышанычны арттыру ысуллары белән таныштырдылар.
Чара «Мин – ата-ана» өстәл уены белән дәвам итте. Ата-аналар уен аша баланы үстерү һәм тәрбияләү проблемаларын чишү осталыгын һәм күнекмәләрен өйрәнделәр.
Ахырда катнашучыларга «Ата-аналарга киңәшләр» дигән белешмәлекләр тапшырылды.