Үзбәкстан Республикасы делегациясе Яр Чаллының «Россия эше» кадрлар үзәгенең тәҗрибәсен өйрәнүне дәвам итә.
Исегезгә төшерәбез, тәҗрибә алмашу хезмәт инспекциясе, хезмәт хокукларын яклау һәм мәшгульлек сораулары буенча Мәшгульлек федераль хезмәте һәм Үзбәкстан Республикасының Халыкны эш белән тәэмин итү һәм хезмәт мөнәсәбәтләре министрлыгы арасында хезмәттәшлек турындагы беркетмәне гамәлгә ашыру планы кысаларында бара.
Бүген кадрлар үзәге профконсультантлары Бахмутова Светлана, Сяфукова Гөлнара эшсез гражданнар өчен «Минем белемем – Минем һөнәрем – Минем карьерам!» чарасын уздырды. Чара барышында эшсез гражданнар «Чынбарлык һөнәрләре» сериясеннән «Тармакларны күзәтү» фильмын карадылар, «Маэстро ЦЗН-Эксперт» программасында тест уздылар һәм эш эзләү планын эшләделәр.
Үзбәкстан Республикасы делегациясе әгъзалары чарада актив катнаштылар, карьераны, һөнәри күнекмәләрне үстерү бүлеге башлыгы Павлова Маринага сораулар бирделәр.