1 400 дән артык өлкән лениногорскилы «Өлкән буын» федераль проекты белән колачланган

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

«Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Лениногорск үзәк район хастаханәсе белән берлектә «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыруны дәвам итә. Авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне диспансерлаштыру, скрининг ясау, Covid-19 каршы вакциналаштыру узу өчен медицина учреждениеләренә илтеп җиткерәләр. Моның өчен федераль бюджет акчаларына сатып алынган махсус автотранспорт кулланыла.

2022 ел башыннан медицина учреждениеләренә 1 424 кеше китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International