«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә бию мастер-классы узды

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Кичә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Махсус Олимпиадага әзерлек кысаларында бию-ритмик гимнастика буенча мастер-класс үткәрелде. Чарада көндезге бүлекчәдән социаль хезмәт алучылар катнашты.

Бию – хәрәкәт эшчәнлегенең иң эмоциональ төрләренең берсе. Алар матур йөрешкә, ритмик үсешенә, хәрәкәтне координацияләүгә булышалар. Инструктор җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар разминка ясадылар, аннары ритмик музыка астында төрле бию хәрәкәтләрен башладылар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чаралар бию сәләтләрен ачарга мөмкинлек бирә, физик һәм менталь тайпылышлары булган яшьләрдә эмоциональ күтәрелешкә ярдәм итә.

Мастер-класста 10 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International