«Ялкын» приютындагы балалар һөнәрләр белән таныша

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында 29 ноябрьдә Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр фитнес-тренер һөнәре белән таныштылар.

Бүген бу һөнәр бик популяр. «Әлеге профиль белгечләре фитнес-үзәкләрдә, спорт залларында, физкультура-сәламәтләндерү үзәкләрендә, санаторийларда эшли алалар. Тренер булып эшләү физик яки медицина белеме таләп итә. Шулай ук махсус курслар да тәмамларга була», – дип сөйләде «Мандарин» клубының фитнес-тренеры Татьяна Скиданова.

Яшүсмерләр тренерга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Белгеч, индивидуаль дәресләр алып барганда, клиентларга сәламәт яшәү рәвеше, туклану кагыйдәләре һәм хәрәкәт активлыгы концепциясен аңлатырга кирәклеген әйтте. Алган белемнәрне ныгыту максатыннан Татьяна Скиданова тренировка үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International